Мәчетем минем!

 

Әй мәчетем! авыр сулыйсың син,

Коммунистлар сине теткәннәр.

Матур итеп булган манараңны,

Районнарга алып киткәннәр.

 

Мәчетләрне тетеп алсалар да,

Өйләрендә гамәл кылганнар.

“Ислам” динен һаман саклаганнар,

“Аллаһ” белән бергә булганнар.

 

Кайбер мәчетләрнең ишегенә,

Авыр итеп йозак салганнар.

Ярсуланып мәчетләрем басып тора,

Мөэминнәрсез, ятим калганнар.

 

Үтте еллар, утте гасырлар да,

“Ислам” дине һаман бетмәде.

Коммунистлар, алар үзләре дә,

Шулай булыр дип белмәде.

 

“Ислам” дине һаман гөрләп бара,

Мәчетләр дә, күп-күп төзелә.

Мәчетләргә карап туя алмыйм,

Кайда барсам, йөрәгем өзелә.

 

Бакчаларда язын алмагачлар,

Шытып-шытып чәчәк атканда.

Моңлы итеп азан тавышлары килә,

Иртән сызлып таңнар атканда.

 

Күпме генә алар тырышса да,

“Ислам” динен тар-мар итәргә.

Кинәт кенә алар аңлап алды,

Бу дөнъядан бер көн китәргә.

 

Тизлек белән алар партбилетны,

Күкрәк кесәсеннән ташлады.

Башларына матур чалма киеп,

Мәчетләргә йөри башлады.

 

Әй мәчетем! матурлыгың синең!

Гүзәлләде тирә-юннәрне.

Гамәл кылыйк дуслар бергәләшеп,

Сагынырбыз әле шундый көннәрне.

 

Ярсуланма минем мәчетемне,

Кереп укы мәчет намазын.

Килиек әле дуслар мәчетләргә,

Без ишеткәч азан авазын.

 

Хасян бабай-2013г. (Хасан хазрат Хаметов).