Минем бабам – Хәбибулла Нуруллин Татарстанда кечкенә генә Кармыш авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ул малайлардан иң кечесе була. Әле балачактан ук очучы булырга хыялланган егет 18 яше тулгач та, очучылар әзерли торган хәрби училищега укырга китә. Инде укуын бетергәндә генә, илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Шулай итеп, кичә генә хәрби очучы таныклыгын алган егет, үзенең очкычына утырып, дошман истребительләренә каршы көрәшә башлый.
Показать полностью..

Бик күп немец самолетларын җәһәннәмгә олактыра ул. Бу батырлыгы өчен аны орден белән бүләклиләр. Бервакыт ул самолетында күккә күтәрелеп, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә, фашист минасы аның кабинасына тия. Ул үзе дә каты яралана. Хәбибулла Нуруллин көч-хәл белән парашютында янган самолеттан җиргә сикерә. Бәхетенә, төшкән җире безнең җир була!

Бик каты яраланган, аңын югалткан бу яшь очучыны безнең сугышчылар кырда табып алалар һәм госпитальгә озаталар. Баш миенә каты зарар килгәнгә, ул күп айлар госпитальдә аңсыз ята. Аңына килгәч тә, үзенең кем икәнлеген, исем-фамилиясен, кайдан булуын хәтерли алмый.

1945нче елның 9 Маенда бу каһәр суккан сугыш безнең Җиңү белән тәмамлана. Совет солдатлары төркем-төркем булып сугыштан өйләренә әйләнеп кайта башлыйлар. Хәбибулланың бу вакытта авылда яшәгән әти-әниләре дә кече улларын сугыштан зур түземсезлек белән көтәләр. Аларның ике олы уллары әле 1943-44 елларда ук сугыш кырында һәлак булалар. Сугышка киткән 4 улларының уртанчысына гына туган авылына җиңүче булып кайту бәхете тия, ә менә очучы улларыннан бернинди хәбәр дә килми картларга. Инде көтеп-көтеп тә, кече уллары кайтмагач, алар хәрби архивка һәм тагын әллә нинди җирләргә хатлар җибәрәләр. Тик барысы да юкка була. Аны хәбәрсез югалганнар арасында да, һәлак булганнар арасында да тапмыйлар. Шулай уллары турында берни белмичә үлеп китәләр аның ата-анасы...

Сугыш тәмамланып, инде 40 еллар чамасы үткәч, Хәбибулланың хәтере кайта, һәм ул үзенең кем икәнлеген, исем-фамилиясен, кайдан булуын исенә төшерә. Тиздән чал чәчле, күкрәге тулы орден-медальле фронтчы, элеккеге хәрби очучы, хәрби пенсионер, сугыш ветераны Хәбибулла Нуруллин Кармыш авылына кайтып төшә. Юлдан ул туп-туры шушы авылдагы колхоз правлениесенә, колхоз рәисенә килә һәм үзенең авылдагы туганнары турында сораша. Шулай итеп, кечкенә абыйсының үз гаиләсе белән монда яшәвен белә. Рәис тарафыннан бирегә чакырылган абыйсы алдан бу хәбәргә ышанмаса да, правлениегә тиз арада ашыга-ашыга килеп тә җитә. Шунда бик озак эзләп тә, табалмаган, җанына шулкадәр якын булган, күкрәге тулы орден-медальле чал чәчле ир-атны күреп, алдан беравык дәшмичә тора, аннары елый-елый Хәбибулланы кочаклап ала. Бу дулкынландыргыч очрашуның шаһиты булган җитәкченең исе китә: туганнар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган булалар.
Соңрак, абыйсының өендә, табын янында ашап-эчкәч, югалган энекәше абыйсына үзе турында кичергәннәрен сөйләп бирә.
Янган самолетыннан каты яраланган килеш парашюттан җиргә сикереп, аңын югалтканнан соң, безнең солдатларның аны табып, госпитальгә илтүләре турында сөйли ул. Бу хәлдән соң аңа бик озак вакытлар төрле госпитальләрдә, хастаханәләрдә, хәрби шифаханәләрдә дәваланырга туры килә. Санаторийларның берсендә ул үзен дәвалаган шәфкать туташына гашыйк була һәм аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Шуннан соң яшь гаилә Краснодар краеның Горячий ключ шәһәрендә яши башлый. Озакламый аның улы һәм кызы туа. Тормыш әкренләп үз җае белән алга таба бара башлый. Инде балалары да үсеп, үз тормышлары белән яши башлыйлар.

Хәтер дигәнең генә хуҗасына әйләнеп кайтырга ашыкмый шул. Тик бервакыт аның белән бер сәер хәл була. Җәен ул гаиләсе белән Кара диңгезгә ял итәргә китәргә җыена. Әле күптән түгел генә яңа җиңел машина алган Хәбибулла рульгә үзе утыра. Юлда аларның машинасы авариягә эләгә һәм ул башы белән рульгә бәрелеп, аңын югалта. Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы шәһәр хастаханәсенә илтә. Инде палатада ул аңына килә һәм үзенең исем-фамилиясен, кем һәм кайдан булуын исенә төшерә. Шул минуттан алып, ул туган якларын, туганнарын күрү теләге белән янып йөри башлый. Ниһаять, авылдан 18 яшендә чыгып китеп, 40 ел туган җирләрен күрмәгән чал чәчле карт бабам туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Хәбибулла бабай абыйсында берничә көн кунак була. Шушы көннәрдә ул үзенең туганнары, вафат булган әти-әниләре турында да күп нәрсә белә, күп җирләрдә була. Аннары үзе, аның гаиләсе, балалары яшәгән Горячий ключ шәһәренә кайтып китә. Тик күңелен, үзенең яралы, күпне кичергән йөрәген туган авылында калдырып китә. Инде 40 елдан соң табылган ир-туганын калдырып, ансыз яши алмавын сизгән бабам, берникадәр вакыт үткәч, үзенең туган Кармыш авылына әйләнеп кайта һәм шунда абыйсының кулында үлә.

Шулай итеп, немец фашистлары башлаган бу каһәр суккан сугыш күпме кешеләрнең язмышлары, тормышлары белән уйнаган, күпме кешеләрнең гомерләрен көйдергән икән?!

Хәбибулла бабам - авыр, катлаулы, фаҗигале тормыш юлларын кичергән гади татар авылы малае, хәрби очучы, медальләргә лаек булган, күп илләр күргән, 40 ел буе үзенең кем икәнлеген белмичә яшәгән сугыш ветераны. Ул күп санлы орден-медальләргә лаек булган, күп илләр күргән. Ә менә гомеренең соңгы айларында үзенең газиз туган якларына, туган авылына, туганнары янына кайтып үлүне һәм анда авыл зиратына җирләнүне олы бәхет итеп санаган.
Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Нариман Мәксүтов.

(Информация предоставлена Нурзидой Ахметовной Файзуллиной)